news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер миллионга якын кеше салым ташламаларына өметләнә ала

Ташламалардан пенсионерлар, I һәм II төркем инвалидлар, хәрбиләр, чернобыльчеләр һәм күп балалы гаиләләр файдалану мөмкинлегенә ия.

Татарстанда бер миллионга якын кеше салым ташламаларына өметләнә ала
архив/Солтан Исхаков

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстанда бер миллионга якын кеше милек салымы түләү өчен салым ташламаларыннан файдалана. Россия Федераль салым хезмәте Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2нче камераль контроль бүлеге башлыгы урынбасары Елена Корчагина «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Тулаем алганда, бездә салым ташламаларыннан бер миллионга якын кеше файдалана. Алар буенча салым ташламалары күләме 1 миллиард сумга якын тәшкил итә. Өстәвенә, салым түләү буенча йөкләмәләрен үти торган барлык салым түләүчеләрнең саны 2,2 миллионга җитә», - диде Корчагина.

Мисал өчен, мондый ташламалардан пенсионерлар, I һәм II төркем инвалидлар, хәрбиләр, чернобыльчеләр һәм күп балалы гаиләләр файдалану мөмкинлегенә ия. Салым түләүчеләргә салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми, салым хезмәткәрләре алар турындагы мәгълүматларны Пенсия фондыннан һәм социаль яклау органнарыннан ала.

Ташламалы категорияләрнең тулы исемлеге белән Россия Федераль салым хезмәтенең www.nalog.ru сайтындагы «Милек салымы буенча ставкалар һәм ташламалар турында белешмә мәгълүмат» бүлегендә танышырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100