news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсендә Хаммәт Җиһаншин истәлегенә хәтер тактасы ачылды

Ул 1995 елның 6 гыйнварында Җиһаншин куркыныч җинаятьчеләрне ачыклаганда батырларча һәлак була.

Түбән Новгород өлкәсендә Хаммәт Җиһаншин истәлегенә хәтер тактасы ачылды
http://tatar-congress.org/

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсе Сергач районы Шөбиле клубында хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган Хаммәт Җиһаншинның исемен мәңгеләштереп, Хәтер тактасы ачылды. Тантанага аның якыннары һәм авыл картлары җыелган иде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тактаны Россия эчке эшләр органнарының «Сергачский» муниципальара бүлегенең иҗтимагый тәртипне саклау буенча полиция җитәкчесе урынбасары, майор Алексей Лосев һәм бу гамәлнең төп инициаторы һәм оештыручысы, ветераннар советы рәисе Василий Козлов ачтылар.

Хаммәтне аның яшьтәше, җирле администрация башлыгы Илдар Мөхәммәдияров җылы искә алды, ә мәчет имамы Абдулкадер хәзрәт Идрисов аның рухына багышлап дога кылды.

Полиция майоры Алексей Лосев та Хаммәтнең батырлыгын билгеләп үтте һәм үсеп килүче буын өчен үрнәк өлгесе булуын исбатлады.

Җирле полиция бүлеге каршындагы иҗтимагый совет рәисе Харис Хакимов белән Сергачтагы татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Фәрит Аймалетдинов мәрхүмнең әтисе Марат абый һәм әнисе Зөлхиҗа апага мөрәҗәгать итеп, шундый ул үстергәннәре өчен рәхмәтләрен белдерде.

  • 1995 елның 6 гыйнварында Җиһаншин куркыныч җинаятьчеләрне ачыклаганда батырларча һәлак була. Аны Шөбиле каберлегендә хәрбиләргә тиешле хөрмәт белән җирлиләр. Хаммәтнең исеме хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә багышланган Хәтер китабына кертелгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100