news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләргә ОСАГОны маркетплейслар аша сатып алырга рөхсәт ителде

Финанс платформасы аша сатып алынган полисның бәясе иминият компаниясенең рәсми сайтындагы бәясе кебек булачак.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Россия автомобильчеләре ОСАГОны маркетплейслар аша сатып алу мөмкинлегенә ия булды. Бүгенге көннән илдә «транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминләштерү турында»гы законга төзәтмәләр үз көченә керде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Финанс платформасы аша сатып алынган полисның бәясе иминият компаниясенең рәсми сайтындагы бәясе кебек булачак, маркетплейс рәсмиләштерү өчен комиссия алмаячак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100