Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугада киләсе кышка 400 тоннадан артык ком-тоз катнашмасы әзерләгәннәр
Ихтыяҗ булган саен, бозлавыкка каршы реагентлар запасы тулыландырылачак.
(Алабуга, 19 октябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабугада киләсе кышка 400 тоннадан артык ком-тоз катнашмасы әзерләнгән. Ихтыяҗ булганда, бозлавыкка каршы реагентлар запасы тулыландырылачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Кышкы чор башына кар өю өчен урыннар әзерләнгән. Торак-коммуналь хезмәт өлкәсендә хезмәт күрсәтүче оешмалар да кирәкле инвентарь һәм махсус техника белән тәэмин ителгән.
«Татарстанның Алабуга муниципаль районы төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсендә бүгенге көндә 19 берәмлек махсуслаштырылган кар чистарту һәм ярдәмче техника бар.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр юлларына хезмәт күрсәтүне Төзекләндерү идарәсе һәм килешү кысаларында «Спецстройсервис» ҖЧҖ хезмәт күрсәтә. Торак-коммуналь хуҗалык идарәче компанияләре һәм торак милекчеләре ширкәтләре беркетелгән йорт яны территорияләре өчен җавап бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз