news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөньяда танылган башкорт яшьләре турында "Bashkort 2.0" китабы чыкты

Җыентыкка адвокат Лилия Аккучукова, кинорежиссер Айнур Әскәров, АКШта иҗат итүче рәссам Илдар Мәсәгутов – барысы 46 башкорт кешесенең исеме кергән.

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). Уфада заманча башкорт яшьләре турында "Bashkort 2.0" дип исемләнгән китап чыкты. Әлеге басмада Башкортстанда, Россиядә генә түгел, дөньяның бөтен төбәкләрендә яшәгән актив башкорт яшьләре исемлеге тупланган. Бу хакта “Татар-информ”га проектның оештыручысы һәм җитәкчесе Эльвира Муталова хәбәр итте.

Китапка 46 кеше турында мәгълүмат кергән. "Bashkort 2.0" басмасындагы исемлектә кинорежиссер Айнур Әскәров, шәхси үсеш һәм бизнес турында 3 китап бастырган миллионер Азат Вәлиев, Россиянең җиде төбәгендә бизнес булдырган эшмәкәр Руслан Хәлимов бар. Лондонда яшәүче, Англия һәм Россиядә эшләүче адвокат Лилия Аккучукова, Американың Орландо шәһәрендә иҗат итүче рәссам Илдар Мәсәгутов һ.б. танылган башкортлар да җыентыкка кергән.

“Безнең геройлар Җир шарының биш континентында яши. Аларның күбесе интервью алынганнан соң, үз проектларын үстерү өчен кабат республикага кайтты. Геройлар арасында топ-менеджерлар, юристлар, яшь галимнәр, бизнесменнар, биючеләр, музыкантлар һ.б. хезмәт вәкилләре бар”, - дип әйтте Эльвира Муталова.

“Моңа кадәр башкорт милләтенең күренекле яшьләре турында китап юк иде. 2014 елның гыйнварында мин "Bashkort 2.0" проектын башлап җибәрдем. Китапта йөзгә якын мәкалә бастырылды, интервьюлар рус һәм башкорт телләрендә басылып чыкты”, - дип сөйләде Эльвира Муталова.

"Bashkort 2.0" китабы Мәскәүдә, 500 данә тираж белән чыккан. Эльвира Муталова проектның максаты - Бөтендөнья башкортларын берләштерү, аларның уңыш тарихы турында сөйләү икәнен әйтте. “Китап – уңышка ирешкән милләттәшләрнең визит карточкасы һәм яшьләрнең казанышлары энциклопедиясе”, - диде ул.

Китапны тәкъдим итү кичәсендә барлыгы 400гә якын кеше катнашкан. Мәскәү һәм Санкт-Петербург, Лондон, Башкортстан шәһәрләреннән китап геройлары килгән. "Аргымак" башкорт этно-рок төркеме, "Голос.Дети" проекты катнашучысы Назгөл Отузова, ТНТның "Танцы" катнашучысы Нәркәс Юлдашева чараның махсус кунаклары булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100