Алтынбәк Шәрипбаев: Телне компьютер ярдәмендә генә саклап калып була

Кичә Казанда төрки телләрне компьютерда эшкәртү технологияләренә багышланган "TurkLang-2017" халыкара конференциясе үз эшен башлап җибәрде.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ", Гүзәл Насыйбуллина). Телебез үлмәсен өчен аны беренче чиратта компьютерлаштыру кирәк. Компьютерга эләккән тел мәңгелек, дип белдерде Казах галиме Алтынбәк Шәрипбаев «Татар-информ” хәбәрчесенә. Кичә Татарстан Фәннәр академиясендә “TurkLang-2017” халыкара конференциясе үз эшен башлап җибәрде. Төрки телләрне компьютерда эшкәртү технологияләренә багышланган бу чара быел бишенче тапкыр үткәрелә. Ул Казахстан – Татарстан – Төркия инициативасы белән оештырыла.

“TurkLang-2017”конференциясе Татарстанга бик күп мәртәбәле кунакларны – 90га якын галимне җыйган. Казахстан делегациясе бирегә бик зур төркем булып килгән. Алтынбәк Шәрипбаев – казах телен компьютерлаштыру эшенең башында торган кешеләрнең берсе. Әмма ул чакта әле бу юнәлештә системалы эш алып барылмаган. Галим вакыт-вакыт моңа тотынып, күпмедер вакытка бу эштән читләшеп тә алган. 2000 елдан Алтынбәк Шәрипбаев телне компьютерлаштыруга ныклап алына. Бу проблемага яшьләр җәлеп ителгән. Хәзерге вакытта Казахстанда бу юнәлештә фәнни мәктәп формалашкан.

“Кеше хәтерен югалтырга мөмкин, ул үзе дә кайчан булса да бер китәчәк. Ә компьютер аша мәгълүматны буыннан-буынга күчерергә мөмкин. Тиздән кәгазь китаплар юкка чыгачак. Безнең борынгы бабаларыбызның хәрефләрне ташка уеп язган чоры – рун язулары, аннары папируслар булган. Бүген боларның берсе дә юк инде. Кәгазь технологияләре дә үткәндә кала бара. Телибезме-юкмы бу глобаль дулкын барыбер үзенекен итәчәк. Әгәр дә без хәзер артта калабыз икән, телебезне югалтырга мөмкинбез. Безнең беренчел бурычыбыз – мәдәниятебезне, телебезне үстерү. Ә моның өчен телне компьютерлаштыру мөһим. Дәүләт бу эшкә акчасын кызганмаска, ә без – галимнәр, моңа бөтен көчебезне куярга тиешбез”, – ди Алтынбәк Шәрипбаев.

Аның сүзләренчә, төрки телләр компьютерлаштыру өчен тудырылган, моның өчен җайлаштырылган, диярсең. Алар өчен математик модельне төзү, аларны компьютер теле итү зур авырлык тудырмый икән. Төрки телдә алкушымчалар, бәйлекләр, кисәкчәләр юк, кушымчалар өстәлгән очракта да, сүзнең тамыры үзгәрешсез кала. Бу телне компьлаштыруны бик җиңеләйтә.

“Аллаһы Тәгалә бу телләрне компьютер теле итәргә яралдырган кебек. Моннан файдаланырга кирәк. Башка телләрне, әйтик, рус, инглиз телен эшкәртү күпкә авыррак”, – ди казах галиме.

Галим сүзләренчә, бүген Татарстанда да, Казахстанда да телне компьютерлаштыруның нигезе булдырылган. Күрсәтерлек, фикер алышырлык эш башкарылган. Телләрне компьютерда эшкәртү өчен бөтен беренчел эшләнмәләр – символларны кодлаштыру, стандартлаштыру, локальләштерү – болар барысы да бар. Хәзер инде интеллектуаль адым ясарга гына калган. Программалларга "акыл салу" таләп ителә. Компьютер кеше сөйләмен аңларга һәм җавап бирә белергә тиеш. Әмма бу нәкъ менә иң авыры да инде, ди Алтынбәк Шәрипбаев.