Татарстанда цифрлы телерадиотапшырулар челтәре төзелеше 7 этаптан торачак

Республикада цифрлы челтәр 7 зонаны колачлап, 133 телерадиотапшырулар станциясен үз эченә алачак

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Илдә цифрлы телевизион челтәр төзелеше 4 этапта алып барыла. Цифрлы телевидение 2015 елга Россия территориясен тулысынча колачларга тиеш. Бу хакта бүген IT-паркта узган матбугат конференциясендә “Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре” ФДУП генераль директоры урынбасары Виктор Пинчук сөйләде. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары –мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, “Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре” ФДУП филиалы - “ТР Радио-телевизион тапшырулар үзәге” директоры Владимир Якимов катнашты.
Бүгенге көндә илнең 39 төбәгендә цифрлы телевидение өчен кирәкле инфраструктура төзлеше алып барыла. Шуның 16 сында ул инде эшләтеп тә җибәрелгән. Татарстанда исә ул яңа хезмәтләр белән баетылган цифрлы телевидение булачак. Белгәнебезчә, быел июль аенда Телерадиотапшырулар буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында “Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре”нә яңа DVB-Т2 стандартлы цифрлы телевидениене сынау зоналары итеп Мәскәү, Казан, Сочи һәм Калининград билгеләнгән иде. Республика, шулай итеп, цифрлы челтәрнең яңа стандарты мөмкинлекләрен киңәйтү буенча тәҗрибә төбәкләренең берсе булды. Бүгенге көндә “ТР Радио-телевизион тапшырулар үзәге”нә караган инфраструктурада цифрлы телевидениене эшләтү өчен кирәкле җиһазларны монтажлау башланды. Яңа монтажланган җиһазларны бу ел ахыры -киләсе ел башында эшләтеп җибәрергә уйлыйлар.
Республикада аналоглы телерадиотапшырулардан цифрлыга күчү “2009-2015 елларда РФ дә телерадиотапшыруларны үстерү” федераль максатчан программасы нигезендә алып барыла. “Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре” ФДУП филиалы- “ТР Радио-телевизион тапшырулар үзәге” директоры Владимир Якимов сүзләренә караганда, республикада цифрлы челтәр 7 зонаны колачлап, 133 телерадиотапшырулар станциясен үз эченә алачак. Татарстанда цифрлы челтәр төзелеше 7 этаптан торачак. Быел беренче этапта Казанда куәтле телеүзәк булдыру бурычы куелган. Моны башкарып чыгу цифрлы телевидение мөмкинлекләре белән халыкның 33 процентын колачларга ярдәм итә. Икенче этап киләсе елга планлаштрылган. Аның барышында Чаллы, Түбән Кама кебек эре шәһәрләрдәге телевизион үзәкләрне яңа челтәргә ялгау ниятләнә. Бу эшләр цифрлы телевидениене халыкның 70 процентына хезмәт иттерүгә юл ача. 2013-1014 елларда калган этаплар гамәлгә ашырылачак: гамәлдәге объектлар сафка бастырылып, районнарда яңа станцияләр төзелеше алып барылачак.
Шул рәвешле, Татарстан халкы 2014 елга тулысынча цифрлы телевидение карау мөмкинлеге алырга тиеш. Бу зур эшнең төп максаты - республиканың барлык территориясендә сыйфатлы телерадиотапшырулар кабул итү мөмкинлеген булдыру. Димәк, цифрлы телевидение килү белән, авыл-район җирләрендә телевизион каналлар саны да артачак. Казан халкыннан аермалы буларак, моңа кадәр авыл җирләрендә яшәүчеләр күп дигәндә 5-6 канал карый ала иде. Аналоглы телевидениедән аермалы буларак, цифрлы телевидениенең мөмкинлекләре киң: 1 аналоглы каналга 9 цифрлы каналны урнаштырырга була.
Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров ассызыкланганча, цифрлы телевидение яңа сурәт кенә түгел, яңа формат һәм яңа мөмкинлекләр дигән сүз дә. Бездә сыналучы DVB-Т2 стандарты, мәсәлән, цифрлы эфир телевидениесе челтәренең сыйдырышлылыгын ким дигәндә 30 процентка арттырып, каналлар пакетын (мультиплекс) 2 гә кадәр кыскартып, өченче пакетны 3D төгәллегендәге каналлар һәм дәүләт хезмәтләреннән файдалану һ.б. сервислар өчен куллану мөмкинлеген бирә.
Бүгенге матбугат очрашуында хәбәр ителгәнчә, каналларның беренче пакеты инде әзер. Ул 8 федераль каналны һәм бер төбәк каналын эченә алачак. Аларны карау түләүсез булачак. Икенче пакетны формалаштыру эше киләсе елда алып барылачак. Республика халкының 95 проценты цифрлы телерадиотапшыруларны кабул итү җайланмалары белән тәэмин ителгәнчегә кадәр, аналоглы телерадиотапшырулар да параллель рәвештә гамәлдә булачак.