news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көннәр бераз җылыта

Казанда температура көндез 11-13 градус салкын, Татарстан буенча - температруа 9-13 градус

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, төнлә һәм иртәгә иртән температура 27-32 градуска кадәр төшәчәк, ә Казанда 25-26 градус салкын.
Иртәгә республикада аяз һава, явым-төшем көтелми. Казанда температура көндез 11-13 градус салкын, Татарстан буенча - температура 9-13 градус.
3 март төнендә республикада аяз һава, явым-төшем көтелми. Температура 22 градуска кадәр төшәчәк, ә урыны белән 28 градуска кадәр салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot