Нурлатта көзен солдат буласы егетләр саны азрак

Язын исә 180 кеше армия сафларына киткән булган

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Язгы чакырылышта Нурлат муниципаль районыннан барлыгы 180 кеше киткән булса, көзен солдат буласы егетләр азрак икән. Хәрби комиссар Радик Саймуллов сүзләреннән аңлашылганча, бу егетләр нигездә Үзәк һәм Көнбатыш хәрби округларына, шефлык мөнәсәбәтләре булган частьларга җибәреләчәк, дип хәбәр итә “Дуслык” газетасы.
Мәдәният сараенда узган чарада район башлыгы Наил Шарапов армияне чыныгу мәктәбе дип атады.
- Бер ел эчендә армия тормышының барлык нечкәлекләрен өйрәнеп бетәргә туры киләчәк. Расписание буенча яшәү җиңелләрдән булмас, әмма түзәргә туры килер, - диде ул.
Һәм шунда ук яшь буынны армиягә әзерләүдә зур өлеш керткән ОБЖ укытучысы Владимир Борисовка РФ Саклану министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Чарада хәрби очучы, Әфганстан хәрәкәтләрендә катнашкан Хәмзә Таһиров та “Чернобыль АЭСы турында истәлек” медале белән бүләкләнде.
Чарада чыгыш ясаган хәрби комиссариатның бүлек башлыгы Илдус Мазияров, әле яңа гына армия хезмәтен тутырып кайткан Айнур Зарипов, әти–әниләр исеменнән сүз алган Ирина Ткаченко һәм башкалар егетләргә түземлек, сабырлык, сәламәтлек һәм хәерле юл теләде. Ә чакырылучы Василий Бикинеев яхшы хәбәрләр белән генә сөендереп торырга ышандырды.
Бу чакырылышта Бикколдан Рамил һәм Рамилә Әхмәтшиннар игезәк уллары Рифат белән Ришатны, Нурлаттан Рөстәм һәм Залия Гомәровлар да Айнур белән Робертны армия сафларына озата.
– Бер ел гына дисәләр дә, ике баланы берьюлы чыгарып җибәрү җиңел түгел, – ди аналар беравыздан.
Традиция буенча бу көнне тантаналы шартларда аналарның иңнәренә ак яулыклар ябылды, бәйрәм концерт программасы, котлаулар белән үрелеп барды.