Әлмәттә коммуналь өлкә буенча бурычларны җыюда уңай нәтиҗәләр күзәтелә

Әмма әле 100 мең сум һәм аннан да артыграк күләмдә бурычлары булганнар һаман да бар

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Әлмәт муниципаль районындагы коммуналь хезмәтләр өчен түләүне оештыру буенча махсус комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. Анда бурычлыларга каршы алып барылган көрәшнең нәтиҗәләр бирүе билгеләп үтелде. Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков коммуналь хезмәтләргә вакытында түләмәүче предприятиеләр белән дә эш алып барылуын, калада ТР Президенты кушуы буенча Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан идарәче компанияләр белән коммуналь хезмәтләрне поставкалаучылар арасындагы хезмәттәшлекне көйләү буенча комиссия эшләвен җиткерде. Бу хакта “Әлмәт хәбәрләре” яза.
Николай Алексеевич билгеләп үткәнчә, күрелгән чаралар күпмедер күләмдә уңай нәтиҗәләргә китергән. Элек торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыем 98 процент булса, хәзер ул 124 процент тәшкил иткән. Әмма әле 100 мең сум һәм аннан да артыграк күләмдә бурычлары булганнар һаман да бар. Торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Евгений Ермолаев хәбәр итүенчә, октябрь башына бурыч 16 процент җыелган. Узган айда ул 18 процент булган. Димәк, 2 процентка кимү күзәтелә. Халыкның тупланган бурычы 1 октябрьгә 225,49 миллион сум тәшкил итә. Кара исемлектә 635 фатир хуҗасы. Алдагы атнада 35 фатир хуҗасы 1 миллион сумнан артыклык бурычын кайтарган. Утырышка идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре җитәкчеләре дә чакырылган иде.
“Әлмәт-Водоканал” ААҖгә дә тынычлап кына эшләргә җай юк. 14 октябрьгә алар тарафыннан бер меңнән артык квитанция өләшенгән. Аларга булган бурыч 74 миллион сум тәшкил итә. Шуның 103 мең сумы шәхси секторга, 4 миллион сумга якыны идарәче компанияләр һәм ТМШларга туры килә. “АПТС” ААҖнең җыясы акчасы 103 миллион сумнан артык. Узган атнада предприятиенең исәп-хисап счетына бурычлылардан 4 миллион сумнан артык акча кергән. Җылылык, кайнар су белән тәэмин итүче “АПТС”ның үз чиратында газ, су өчен башка предприятиеләргә түлисе байтак күләмдә җыелган. Электр энергиясенә түләүдә дә бурыч 6 миллион сумнан артык. Шуның 2,5 миллион сумы шәхси секторга туры килә.