news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан 30 кеше #МойТатарстан фотоконкурсында iPhone откан

Уңышны сынап карау өчен, татарстанлыларга сайлауларда тавыш бирергә һәм сайлау участогында төшкән фото яки селфины «Вконтакте» яки Instagram челтәрендәге үз сәхифәңә генә куярга кирәк. Бүләкләр сайлау участоклары ябылганчы — сәгать кичке сигезгә кадәр уйнатыла.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда #МойТатарстан фотоконкурсының өченче көне.

«Ике көндә онлайн-шоуда катнашучылар конкурска 115 меңнән артык фотография җибәрде», — дип хәбәр итә оештыручылар. 12 нче модель iPhone телефонына ике көндә 20 кеше ия булган, 19 сентябрьдә сәгать көндезге икегә аларның саны 30 булды. Барлыгы 36 смартфон уйнатыла.

Уңышны сынап карау өчен, татарстанлыларга сайлауларда тавыш бирергә һәм сайлау участогында төшкән фото яки селфины «Вконтакте» яки Instagram челтәрендәге үз аккаунтыңа куярга кирәк. Фото #МойТатарстан хэштегы белән билгеләнергә тиеш.

Бүләкләр сайлау участоклары ябылганчы — сәгать кичке сигезгә кадәр уйнатыла.

Шулай ук онлайн-марафон тамашачылары Татарстан Республикасының яраткан халык артистлары, шул исәптән Салават Фәтхетдинов һәм Винера Ганиеваның чыгышларын да карый ала. Моннан тыш туры эфирда Татарстанның төп символларын сайлау проекты, «Татарстар. Мирас», «Җырлыйк әле, матурым» һәм башка проектларның финаллары уза.

Төп концерт программасын сәгать кичке алтыда Салават Фәтхетдинов ачып җибәрә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100