news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда электрон тавыш бирү булмауга 50ләп шикаять килеп ирешкән

«Киләсе сайлау кампаниясендә электрон тавыш бирүдә катнашуыбыз бик ихтимал дип ышандыра алам», — диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда сайлауда электрон тавыш бирү булмауга 50ләп шикаять килеп ирешкән.

«Дистанцион электрон тавыш бирү булмауга 50ләп шалтырату булды. Җиде төбәктә бар, ник бездә юк, диләр. Киләсе сайлау кампаниясендә электрон тавыш бирүдә катнашуыбыз бик ихтимал дип ышандыра алам», — диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Бердәм мәгълүмат үзәгендә. 

Ул бу системаны кертеп җибәрергә комачаулаган сораулар булуын да әйтте. «Әле барлык сорауларга да тиешле җаваплар юк. Гражданлык экспертизасы да кирәк. Тавышлары исәпләнерме дип шикләнүчеләр дә бар», — дип белдерде Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Ул барлык шикаятьләргә анализ ясалачагын әйтте.

Андрей Кондратьев «Мобиль сайлаучы» системасы 13 сентябрьгә кадәр генә эшләгәнен искәртте һәм аның буенча шалтыратулар күп булганын әйтте. «Бик кирәкле система булуын аңладык, күпләргә вакыт җитмәде. Тавыш бирү алдннан соңгы көнне килеп ирешкән шалтыратулар да булды. „Мобиль сайлаучы“ системасы белән җитди эшләргә кирәк», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100