Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Педагогия хезмәте ветераны: Депутатлар мәгариф, авыл хуҗалыгын кайгыртырга тиеш
Спас районыннан Татарстанның атказанган укытучысы Виктор Владимиров булачак депутатларга үзенең наказларын да җиткерде.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Яңа тормыш», Марина Зайцева). Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Педагогия хезмәте ветераны фикеренчә, депутатлар мәгариф, авыл хуҗалыгы турында күбрәк кайгыртырга тиеш. Бу хакта Спас районы газетасы яза.
Педагогия хезмәте ветераны, Татарстанның атказанган укытучысы Виктор Владимиров — быелгы сайлауларда актив катнашучыларның берсе. Ул 2544нче участокта күзәтүче булып та эшли. Ул булачак депутатларга үзенең наказларын да җиткерде.
«Депутатлар карарларны бердәм булып, халык файдасына кабул итсеннәр иде. Булачак депутатлар авыл хуҗалыгы, мәгариф турында күбрәк кайгыртырга тиеш. Спас районы халкы элек-электән сәламәтлек саклау системасының камил булмавыннан интегә. Халыкның күпчелек өлеше югары технологияле медицина хезмәтеннән файдалана алмый. Болай булырга тиеш түгел», — ди атказанган укытучы.
Спас районында 2021 елгы сайлауларда 41 сайлау участогы эшли. Быелгы сайлауларда халыкның активлык күрсәтүен әйтергә кирәк. Сайлауларда халыкның инде 75 проценты тавыш биргән. Сайлауларда күптән тавыш бирүдә катнашмаган кешеләр дә бик теләп килә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз