news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш районы Иске Комазан авылында сайлау көнендә самавыр бәйрәме узган

Авыл халкы әйтүенчә, сайлау көннәре алар өчен һәрвакыт бәйрәм. Быел исә киңәшләшкәннән соң, авылда самавыр бәйрәме уздырырга булганнар.

Мамадыш районы Иске Комазан авылында сайлау көнендә самавыр бәйрәме узган
«Нократ»

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Нократ»). Бүген Мамадыш районы Иске Комазан авылында сайлау көнендә самавыр бәйрәме узган.

Иске Комазан авылында урнашкан 1890нчы сайлау участогы янында бүген иртәдән бирле самавыр кайнап тора, ә милли ризыкларның хуш исе үзенчәлекле бәйрәм рухы тудыра. Төш вакытына биредә сайлаучыларның 90%ы тавыш бирергә өлгергән инде.

Авыл халкы әйтүенчә, сайлау көннәре алар өчен һәрвакыт бәйрәм. Быел исә киңәшләшкәннән соң, авылда самавыр бәйрәме уздырырга булганнар.

Илдус Шәйдуллин бер генә сайлауны да калдырмый һәм традиция буенча, һәрвакыт аның кулында дәлияләрдән зур чәчкә бәйләме булыр. Ул юкка гына әлеге чәчкәләрне сайламый — алар алар бит максатчанлыкны, алга баруны символлаштыра. Илдус Шәйдуллин безнең ил өчен нәкъ шуны тели дә инде.

«Соңгы ун елда без муллыкта яшәдек, безнең юл һәм бүгенге сайлау да бәхетле киләчәкнең нигезе булачак», — ди алар. Бәйрәмдә беркем дә читтә калмый: сайлауга килүчеләрдән кемдер самавыр турында шигырьләр сөйли, кемдер тәмле чәй рецепты белән уртаклаша, ә кемдер гармунда сыздыра, диелә әлеге хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100