news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасына сайлауларда Мөслим район башлыгы тавыш бирде

Бакча сайлау участогында 1240 кеше теркәлгән. Бүген иртәнге 9.00 сәгатькә шуларның 647се гражданлык бурычын үтәгән.

Дәүләт Думасына сайлауларда Мөслим район башлыгы тавыш бирде
«Мөслим-информ»

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Мөслим-информ»). Бүген Дәүләт Думасына сайлауларда Мөслим район башлыгы Рамил Муллин тавыш бирде. Бу хакта район басмасы яза.

Бакча сайлау участогында 1240 кеше теркәлгән. Участок сайлау комиссиясе әгъзалары әйтүенчә, халык бик актив. Бүген иртәнге 9.00 сәгатькә шуларның 647се гражданлык бурычын үтәгән.

«Бакча сайлау участогында халык бик актив. Кичә яңгыр булу сәбәпле, күрәсең, сүлпәнрәк булсалар да, бүген иртәдән үк сайлаучыларыбыз активлык күрсәтә. 12.00 сәгатькә сайлаучыларыбызның 800гә якыны тавыш бирергә өлгерде, — ди Бакча сайлау участогы рәисе Илзир Мадьяров.

Район башлыгы Рамил Муллин тормыш иптәше Сөембикә ханым белән әлеге участокта тавыш биргән.

Гомумән алганда, 12.00 сәгатькә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, район буенча сайлаучыларның 12 меңнән артыгы тавыш биргән. Бу барлык сайлаучыларның 77,93 проценты дигән сүз. Сайлау участоклары арасында Түбән Табын сайлау участогы активлык күрсәтә. Биредә халыкның 95 проценты гражданлык бурычын үтәгән. Үрәзмәт сайлау участогында 90 процент тавыш биргән. Район үзгендә урнашкан сайлау участоклары арасында Вахитов сайлау участогында сайлаучылар актив. 12.00 сәгатькә аларның 85 проценты гражданлык бурычын үтәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100