news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда күзләре начар күрүчеләр өчен сайлауда тавыш бирү оештырылды

Чаллыда комиссияләр үз сайлаучылары турында мәгълүматны алдан ук ала һәм кирәк булган очракта алар өчен барлык шартларны да булдыра.

Чаллыда күзләре начар күрүчеләр өчен сайлауда тавыш бирү оештырылды
"Чаллы ТВ"

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Күзләре начар күрүче Илнур Хафизов Чаллының Мәләкәс аръягы районындагы 119 нчы балалар бакчасында тавыш бирде. Ул «Кроха» балалар бакчасындагы сайлау участогында дүртенче ел рәттән тавыш бирә инде.

Чаллыда яшәүче сөйләгәнчә, монда кандидатлар турында мәгълүматны начар күрүчеләр өчен махсус трафаретлар ярдәмендә белергә була. Начар күрүчеләр Брайль шрифтындагы белешмәлек ярдәмендә үз тавышларын бирә ала, дип яза «Челны ТВ».

«Сайлауларга йөрү — бик мөһим дип саныйм, гражданлык бурычын үтисең. Илебезнең киләчәк биш елдагы язмышы безгә бәйле», — диде Илнур Хафизов.

Чаллыда комиссияләр үз сайлаучылары турында мәгълүматны алдан ук ала һәм кирәк булган очракта алар өчен барлык шартларны да булдыра.

2833 нче сайлау участогы рәисе Светлана Талапина сөйләгәнчә, сайлау участогында Брайль алфавиты, әзер сайлау бюллетене, тавыш бирү турында белешмә һәм лупа бар. «Шулай ук сайлаучы тавыш бирүдә ярдәм сорап, күзәтүчегә дә мөрәҗәгать итә ала», — диде Светлана Талапина.

Чаллыда начар күрүче һәм күрмәүче 620 сайлаучы яши. Үтемле мохит мөмкинлекләреннән барысы да файдалана алмый. Илнур Хафизов сөйләгәнчә, барлык участоклар да махсус трафаретлар белән җиһазландырылмаган. Шуңа күрә күзләре начар күргән кешеләрнең күбесе өйләрендә тавыш бирә яки сайлау участогына якыннары белән килә.

  • Алдарак «Татар-информ» ике көн эчендә Татарстанда сайлаучыларның 57 проценты тавыш бирде дип язган иде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100