news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районы Чубар Абдул авылында «Гәлүш бәйрәме» узган

«Бәйрәм бик күңелле килеп чыкты. Авылдашлар күтәреп алды, бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар», — ди мәдәният йорты директоры.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Азнакай», Резидә Шәрипова). Бүген Азнакай районы Чубар Абдул авылында «Гәлүш бәйрәме» узган. Бу хакта район басмасы хәбәр итә

Гәлүш авылда да, шәһәрдә дә яз-көз көннәрендә иң кирәкле аяк киеме.

«Шәһәр кызы булуыма карамастан, үзем дә бик яратып киям матур ялтырлы гәлүшне, бигрәк тә әнием бәйләп биргән ап-ак йон оекбаш белән. Минем гәлүшкә карата мәхәббәтемне сизеп өлгергән сәнгәть җитәкчем Сирена Гайсина ял көнне „Гәлүш бәйрәме“ уздырырга тәкъдим итте», — ди Чубар Абдул авылы мәдәният йорты директоры Айназ Әхмәтшина.

Интернет аша авылдашлар төркеменә игълан биргәннәр. «Бәйрәм бик күңелле килеп чыкты. Авылдашлар күтәреп алды, бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар», — ди мәдәният йорты директоры, диелә әлеге хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100