news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районында урман хуҗалыгы өлкәсе алдынгылары бүләкләнде

Лесхозда урманчы ветераннарны хөрмәтләделәр.

Саба районында урман хуҗалыгы өлкәсе алдынгылары бүләкләнде
Фәнил Мәүлетов

(Саба, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). Саба районының Лесхоз бистәсендә Урман хезмәткәрләре кө­­не­нә багышланган чара­лар дүшәмбедән үк башлан­ды. Иң элек «Саба урманчылыгы» дәүләт казна һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» дәүләт бюд­жет учреждениеләре хезмәт­кәр­ләре бүләкләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Алдынгы белгечләргә Министрлыкның һәм хаки­мият­нең Мактау грамоталары, район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылган. Чараларда шулай ук районның иҗат коллективлары чыгыш ясаган. Кичә исә Лесхозда урманчы ветераннарны хөрмәтләделәр. Бәйрәмгә чакырылган 33 ке­шенең барысы да мо­ңа лаек.

Быел Саба урман хуҗалыгы 25 августка дәүләт урман фондында — 141, ерганаклы буш урыннарда 1600га якын гектарда (шул исәптән террасалау юлы белән) агач утырту, 62 гектарда яшь үсентеләрне тәрбияләү эше башкарган, 56630 кубометр агач чыгарган, 25335 кубометр эшкәрткән икән, югары күр­сәт­кечләргә алшартлар әзерләүдә ветераннарның да өлеше зур.

Ветераннарны башта­ дендрология бакчасына алып бардылар. Биредә бы­ел «Ябалакта кунакта» дигән әкияти парк бар­лык­ка килгән. Кошлар, җән­лек­­ләрдән тыш, Ту­кайның «Шүрәле”сендәге, «Кәҗә бе­­лән сарык» әкия­тен­дә­ге күренешләрне гәүдә­лән­дергән сыннарга кадәр ясап куйганнар. Әйләнә торган Убырлы карчык йорты да, теләкләр әйтү урыны да бар. Читтән скульп­тор чакырмаганнар, барысы да урманчыларның үз хезмәт җимеше.

«Күргән юк иде әле, бик тә соклангыч парк булды бу», — дип кичерешләрен белдерде Ленин урманчылыгыннан килгән Наҗия Галимова. Ветераннары белән даими элемтәдәге оешма –көчле коллектив. Өлкәннәрнең белеме һәм намуслы хезмәте аркасында урманчыларның гореф-гадәтләре саклана, бу исә хуҗалыкны уңышлы үстерүгә ярдәм итә.

Быел Лесхоздагы селекция-орлыкчылык үзәгендәге теплицаларга 8 миллион данә нарат, 1 миллион чыршы, 2,2 миллион данә каен һәм 800 мең данә сары сәрви агачы орлыгы чәчелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100