news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районында күп балалы гаиләләргә планшет бүләк иттеләр

Бүләкләр Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе «Игелек кыл» хәйрия акциясе кысаларында тапшырылды.

Саба районында күп балалы гаиләләргә планшет бүләк иттеләр
http://saby-rt.ru/

(Саба, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәридә Вилданова). 15 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Со­ветының «Мәрхәмәт-Ми­лосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе «Игелек кыл» («Твори добро») хәйрия акциясенең өченче этабы кысаларында республиканың 55 күп ­балалы үрнәк гаи­лә­сенә планшет тапшырылды. Алар арасында Саба районыннан да ике гаилә бар. Бу турыда раойн басмасы хәбәр итә.

Саба районының Килдебәк авы­лыннан Хәлимовлар, Илә­­­бәрдән Нургалиев­лар­ лаек булды. Район хакимиятенең актлар за­­­­­лында видеорежимда узган конференцияне «Мәр­­хәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар бер­ләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова алып бар­ды.

Район башкарма ко­митеты аппараты җи­тәкчесе Марат Кәримов ви­деоконференциядә кат­наш­кан биш бала тәрбия­ләүче укытучылар Гөлия һәм Идеал Хәлимовлар гаиләсенә район башлыгы исеменнән мәгариф өлкәсендә куйган хезмәт­ләре өчен зур рәхмәт сүз­ләре белдереп, планшет, балаларга махсус бүләкләрне дә тапшырды.

Район мәгариф идарәсе начальнигының тәрбия эш­ләре буенча урынбасары Гөлнар Шәфыйкова да Хәлимовларга гаиләдә дә, хезмәттә дә шулай үрнәк булып яшәүләрен теләде. Гаилә башлыгы Иде­ал Гаптелхәмит улы — Сабабаш төп мәктәбе директоры, Гөлия Фәнис кы­­зы — Килдебәктә башлангыч сыйныфлар укыту­чысы. Әлегә декрет ялын­­да, 1 яшьлек Ильханны тәрбияли. Илдан VII, Ильяс — IV сыйныфта укый, Талиягә — 6, Илзатка — 4 яшь.

«Балаларыбыз — язмыш бү­ләкләре. Өч балам булса иде, дип хыялландым. Ал­лага шөкер, өч урынына бишәү булдылар. Дүрт улыбыз, бер кызыбыз бар. Һәр бала үз бәхете белән туа. Күп бала алып кайтырга курыкмасыннар. Күпбалалы, аз керемле гаи­ләләргә хөкүмәтебезнең төр­­­ле субсидияләре каралган. Быел бигрәк тә дәү­ләт ярдәмен күп тойдык. „Мәр­хәмәт“ берләшмәсенең план­шетына да бик сөен­дек. Бик зур рәхмәт», — ди Гөлия Хәлимова.

Нургалиевлар чарада катнаша алмау сә­бәпле, планшетлар өй­ләренә илтеп тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100