news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия тагын дүрт ил белән авиаэлемтәне яңартачак

Казахстан, Кыргызстан һәм Беларусь, Көньяк Корея юнәләшләрендә рейслар ачыла.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Россия сентябрьдә тагын дүрт ил белән авиаэлемтәне яңартачак. Бу турыда коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

21 сентябрьдән янә Казахстан, Кыргызстан һәм Беларусь юнәләшенә рейсларны яңарту көтелә. 27 сентябрьдән Көньяк Кореяга рейслар гамәлгә ашырыла башлаячак, диделәр оператив штабта.

Халыкара авиаэлемтәләрне 1 августтан яңарта башладылар. Ул вакытта Лондон, Истанбул һәм Танзания юнәлешенә даими рейслар ачылды. 10 августта Төркия-Анталья, Даламан һәм Бодрум курорт төбәкләренә туры очышлар башланды.

15 августтан Швейцария белән даими авиаэлемтә ачылды, әмма анда яшәү өчен рөхсәте булган кешеләр генә бара ала. 3 сентябрьдә Мисырга һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, шулай ук Мальдивка очышларны яңарту турында игълан ителде.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, коронавирус пандемиясе сәбәпле, авиаэлемтәләр туктатылып торганнан соң Казанннан беренче халыкара рейс 21 августта башкарылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100