news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертеләчәк

Үзгәрешләр дистанцион эш нормасын системага салу, аларны куллану мөмкинлеге, офиста һәм читтән торып эшләүне бергә алып бару мөмкинлегенә кагыла.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Хезмәт кодексына дистанцион эшкә багышланган үзгәрешләр кертү хезмәт мобильлеге өчен яңа алшартлар булдыра. Бу турыда Россия хезмәт һәм социаль саклау министры Антон Котяков сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Россия хезмәт һәм социаль саклау министрлыгы белән Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясенә электрон документ әйләнешен алып бару тәҗрибәсенә нәтиҗә ясарга кирәк булачак, диде Антон Котяков.

Аның сүзләренчә, агымдагы ел киеренке булуга карамастан, 2018-2020 елларга генераль килешүне үтәү эшләре нәтиҗәле бара.

Алдан хәбәр ителгәнчә, Дәүләт Думасы көзге сессиядә Хезмәт кодексына үзгәреш кертү өстендә эшләвен дәвам итә. Пандемия бу мәсьәләне актуальләштерде һәм закон буенча читтән торып эшләүне көйләүне таләп итте. Анда дистанцион эш нормасын системага салу, аларны куллану мөмкинлеге, офиста һәм читтән торып эшләүне бергә алып бару мөмкинлеге карала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100