news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә кадет мәктәп-интернатында ант кабул итү тантанасы булды

Барлыгы 17 укучы тантаналы рәвештә ант бирде.

Минзәлә кадет мәктәп-интернатында ант кабул итү тантанасы булды
http://menzela.ru/

(Минзәлә, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Минзәлә-информ», Илшат Вәгыйзов). Минзәләнең Иске Маҗын авылында урнашкан Советлар Союзы герое генерал-полковник Василий Гордов исемендәге Минзәлә кадет мәктәп-интернатында ант бирү тантанасы узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлеге тантанада катнашучыларны — бигрәк тә әлеге шатлыклы һәм дулкынладыргыч мизгелләрне гомер буена истә тотачак 17 баланы, аларның ата-аналарын, килгән кунакларны мәктәп директоры Илсур Миңнебаев котлады.

«Бүген Ватаныбызның тугрылыклы уллары һәм кызлары булырга, аңа хезмәт итәргә ант бирүче балалар хәзер үз өсләренә зур җаваплылык ала. Балалар, әлеге җиңел булмаган хезмәттә, укуыгызда уңышлар телим», — дип мөрәҗәгать итте ул.

Балаларны ант бирү белән шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, район хәрби комиссары майор Сергей Владимиров, мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраевһ.б. котлады.

Тантананың аеруча көтелгән кунаклары Евгений һәм аның хатыны Ирина (1995-2000 елларда Иске Маҗын мәктәбе директоры) Елховлар үзләренең туганнары — чыгышы белән әлеге җирлеккә караган, бүгенге көнгә юкка чыккан Маевкадан булган Бөек Ватан сугышында һаләк булган Василий Степанович Клещевников йөрткән танкның фрагментын мәктәп музеена тапшырды.

Тантана укучылар үзләре әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Кунаклар мәктәп территориясендәге Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган мемориалга чәчәк салды, мәктәп музее, аның кабинетлары белән таныштылар, Василий Клещевниковка багышланган документаль фильм карадылар.

 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100