news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус сәбәпле, Башкортстанда җиде районга һәм шәһәргә керү чикләнде

Бу үзгәрешләр Күмертау, Салават, Илеш, Ишимбай, Куергазы, Мәләвез һәм Туймазы районнарына кагыла.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Коронавирус сәбәпле, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Югары дәрәҗәдәге әзерлек» режимын кертү турындагы боерыкка янә үзгәрешләр кертте. Документта республиканың җиде районына керү чикләнү турында әйтелә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Чикләү Күмертау, Салават, Илеш, Ишимбай, Куергазы, Мәләвез һәм Туймазы районнарына кагыла. Чит ил һәм Россия кешеләре, бу районнарда яшәми торган башка кешеләр өчен әлеге урыннарга бару һәм анда хәрәкәт итү мөмкинлеге чикләнә.

Бары тик ашыгыч очраклар, эш урынына бару һәм махсус хезмәтләр (полиция, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү һ.б.) хәрәкәте генә искәрмә булып тора.

Район һәм шәһәр хакимияте башлыкларына вакытлыча урнашу пунктлары оештырырга, аларны медикамент, азык-төлек һәм сак белән тәэмин итәргә тәкъдим ителә. Чаралар үтәлешен Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм Росгвардия вәкилләре күзәтәчәк, диелә хәбәрдә..

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100