news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: «Төркиләр алтыны» форумы төрле милләт яшьләрен якынайта

V Бөтенроссия яшьләр форумында Россиянең 18 төбәгеннән 150 делегат катнаша.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Төркиләр алтыны» форумы төрле милләт яшьләрен якынайта
https://gossov.tatarstan.ru

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  «Төркиләр алтыны» Бөтенроссия яшьләр форумы кебек чараларга ихтыяҗ зур дип саный. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Алар төрле милләт кешеләрен якынайта, яшьләрнең кызыксынуы турында белү һәм аларны актуаль мәсьәләләрне хәл итәргә җәлеп итү мөмкинлеге бирә», — диде Мөхәммәтшин.

Казанда «Төркиләр алтыны» V Бөтенроссия яшьләр форумы уза. Анда Россиянең 18 төбәгеннән 150 делегат катнаша. Бүген Татарстан Милли китапхнәсенең яңа бинасында алар Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никонов очрашты.

Фәрит Мөхәммәтшин Казанда яшьләр күп булуын, төгәлрәк, башкалада яшәүчеләрнең биштән бер өлеше 35 яшькә кадәрге кешеләр булуын әйтте. «Республика җитәкчелеге яшьләрне үстерү өчен ярдәм итә һәм шартлар тудыра», — диде парламент җитәкчесе. Ул алгарышлы проектлар — Иннополис шәһәре, күптелле белем бирү комплекслары челтәре, Татарстан Дәүләт Советы каршында Яшьләр парламенты һәм Татарстан Яшьләр хөкүмәте турында сөйләде.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Халыклары ассамблеясе эшчәнлегенә аерым тукталды. Аның эшчәнлеге республика территориясендә яшәүче барлык 173 милләтне үстерү өчен тигез шартлар тудырырга мөмкинлек бирә.

Вячеслав Никонов Казанга һәрвакыт бик теләп килүен әйтте. «Монда һәрвакыт яңа матурлыкны күрәсең. Янәшәдә Иннополис фән шәһәре урнашкан, анда иң акыллылар цифрлы технологияләр белән шөгыльләнә. Казан — тиз үсә торган шәһәр, әлбәттә, Кремль аның символы булып тора. Аның территориясендә Европада, бәлки дөньяда иң зур мәчетләрнең берсе, Кол Шәриф һәм йөз еллык православие соборы янәшә тора», — диде Дума комитеты рәисе.

Сорауларга җавап биреп, Фәрит Мөхәммәтшин сайланган белгечлек буенча база белеме алырга кирәклеге турында әйтте. Шул ук вакытта даими рәвештә үз өстеңдә эшләү һәм белемне камилләштерү мөһим, диде Дәүләт Советы Рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100