Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тәтештә яшәүчеләр ТАССРның 100 еллыгы флагын каршы алды
Аннары эстафета Баулы районына юл тотачак.
(Казан, 19 август, «Татар-информ»). ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Тәтеш районына килеп җитте. Флагны каршы алу тантанасы район Мәдәният йорты каршындагы мәйданда узды. Бу турыда «Авангард» газетасы яза.
«Тәтеш районы барлык тармакларда да уңышлы үсеш ала, елдан-ел хезмәт, яшәү һәм ял итү өчен уңайлырак була бара. Татарстан — күпмилләтле республика, аның халкы үз тарихын һәм гасырлык традицияләрен кадерләп саклый. Без гимн, герб һәм әләм белән горурланабыз», — диде район башлыгы Рәмис Сафиуллов.
Ул флагка Тәтеш районы гербы төшерелгән тукыманы беркетте. Аннары эстафета Баулы районына юл тотачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз