news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә сентябрь аенда ноутбуклар һәм компьютерлар кыйммәтләнәчәк

Бәяләр үсүнең сәбәпләре - ихтыяҗ арту һәм рубль курсы кимү.

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Киләсе айда Россиядә компьютер техникасына бәяләр 10-20 процентка артачак. Бу хакта дистрибуторлар һәм аналитикларга сылтама белән «Известия» хәбәр итә. 

Техника бәясен арттыру сәбәпләре – ихтыяҗ арту (+70 процент) һәм рубль курсы кимү. Хәзерге вакытта аерым модельләргә һәм комплектлау чараларына ихтыяҗ тәкъдимнән артып китә.

Белгечләр ноутбукларга бәяләр 10 процентка, ә шәхси компьютерлар өчен комплектлау җиһазларына бәяләр 20 процентка артырга мөмкин, дип билгеләп үтә. Моннан тыш, кыйммәтләнү бөтен электрон техникага, хәтта Россиядә җитештерелә торган әйберләргә дә кагылачак, чөнки чит илдән сатып алынган комплектлау әйберләренең бәясе артты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100