news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Августта Татарстан халкының ял көннәре билгеле булды

Республика көне быел якшәмбе көнгә туры килә.

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Татарстан халкы киләсе атна ахырында, 30 августта — Республика көнен билгеләп үтәчәк. Ул быел якшәмбегә туры килә. Бәйрәм уңаеннан өстәмә ял көне бирелмәячәк. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

«"Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле көннәре турында"гы Татарстан Республикасы Законы нигезендә 30 август — Татарстан Республикасы көне эшләми торган бәйрәм көне булып тора. Бәйрәм көне якшәмбегә туры килү сәбәпле, өстәмә ял көне бирелми», — диделәр министрлыкта.

news_right_1
news_right_2
news_bot