Республиканың 95 мәктәбендә капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнгән диярлек

Быел авыл җирлекләрендә урам яктырту баганаларын алмаштыру программасын гамәлгә ашыру өчен 225 млн сум акча каралган

(Казан, 19 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Хәзерге вакытта Татарстанның 159 гомуми белем бирү мәктәбендә капиталь төзекләндерү эшләре дәвам иттерелә. Бүген аларда түбә өслеге, эчке инженер коммуникацияләре, фасад төзекләндерелә, тәрәзәләр, санузеллар, бүлмә ишекләре алмаштырыла. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, 95 мәктәптә эшләр төгәлләнү алдынды. Министр барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә дә эшләр тәмамланып, 1 нче сентябрьгә әзер булачагына ышандырды.

Министр шулай ук, быел республикада авыл җирлекләрендә урам яктырту баганаларын алмаштыру программасы тормышка ашырылуын билгеләп узды. Бу максатларга 225 млн сум акча бүлеп бирелгән (һәр муниципаль берәмлеккә 5әр млн сум).

Ирек Фәйзуллин шулай ук, күп фатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү программасына быел гомуми мәйданы 4,8 млн кв.м тәшкил иткән 793 йорт кертелгәнен әйтеп үтте. Шушы программаны 2015 нче елда гамәлгә ашыруга әзерлек алып барыла. Аңа 800 гә якын торак йорт кертелүе ниятләнә.