news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә кинотеатрларга йөрүдә яңа кагыйдәләр кертергә ниятлиләр

Хөкүмәтнең әлеге проекты һәр кинотеатрга тамашачылар өчен үз кагыйдәләрен кертергә мөмкинлек бирә торган база параметрларын раслый.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Россия кинотеатрларына тамашачыларны пычрак киемдә залга кертмәү һәм электрон сигарет кулланучыларны куып чыгару хокукын бирергә телиләр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Российская газета»га сылтама белән хәбәр итә.

Россия Юристлар ассоциациясенең идарә рәисе Владимир Груздев басмага белдергәнчә, Хөкүмәтнең әлеге проекты һәр кинотеатрга тамашачылар өчен үз кагыйдәләрен кертергә мөмкинлек бирә торган база параметрларын раслый.

«Кинотеатрлар кино залына тәмәке тарту, шул исәптән электрон сигаретлар өчен лазер таяклар алып керүне тыярга, тамашачыларны пычрак киемдә (алар башкаларның әйберләрен яки утыргычларны буяп бетерергә мөмкин) кертмәскә хокуклы», - дип ачыклык кертте эксперт һәм моның «антисанитария чыганагы» булган кешеләргә дә кагылуын әйтте.

Ул билгеләп үткәнчә, тамашачылар электрон почта аша җавап шикаяте юлларга хокуклы, шунлыктан тиешле адреслар һәм дәгъваларны карау тәртибе компания сайтында һәм кинотеатрның кассалар зонасында күрсәтелергә тиеш.

«Кинотеатр администрациясе тамашачыларга сеансның күпме дәвам итәчәге турында гына түгел, ә фильм башланыр алдыннан рекламаның күпме барачагы хакында да мәгълүмат бирергә бурычлы», - дип искәртте юрист.

Аның сүзләренчә, реклама ролигының күпме дәвам итәчәге турындагы мәгълүмат шулай ук кинотеатр кассалары янында урнаштырылырга тиеш.

Сүзенең ахырында Груздев фильм күрсәтү хезмәтенең кино залында кешеләрнең күпме булуына да карамастан күрсәтелергә тиешлеген искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot