news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевскида шәһәр көнендә Кәләшләр парады була

Катнашучының гаилә хәле мөһим түгел.

Менделеевскида шәһәр көнендә Кәләшләр парады була
http://mendeleevskyi.ru

(Менделеевск, 19 июль, «Татар-информ», «Менделеевск яңалыклары»). 14 августта 15.00 сәгатьтә Менделеевскида, шәһәр көнендә «Менделеевские новости» редакциясе, район ЗАГС бүлеге, «Юность» кинотеатры «Кәләшләр парады-2021» үткәрә.

Кәләшләр парадында теләге булган һәр кыз һәм хатын-кыз катнаша ала. Катнашучының гаилә хәле мөһим түгел, ул кәләш, ул кияүдәге хатын-кыз, әлегә кияүдә җыенмаган кыз булырга мөмкин.

Катнашучы парадка туй күлмәгендә, прическа һәм макияж ясап килергә тиеш.

Проектта катнашучыларны партнерлардан һәм иганәчеләрдән фотосессия, номинацияләр буенча дипломнар һәм акчалата бүләк көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot