news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Клоун Юрий Куклачев: Песи белән баланың уртаклыклары күп – алар куркак һәм үпкәчел

Халык артисты, «Школа доброты» укыту программасы авторы фикеренчә, уйнаган вакытта песи һәм балаларның сәләтләре ачыла.

Клоун Юрий Куклачев: Песи белән баланың уртаклыклары күп – алар куркак һәм үпкәчел
Абдул Фархан

(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россиянең халык артисты, клоун Юрий Куклачев «Ярдәм» комплексы ачылуга сигез ел тулу уңаеннан балалар өчен мастер-класс оештырды. Очрашуда ул песи белән баланың уртак яклары — куркак, үпкәчел, уйнарга яратулары турында сөйләде.

«Песиләр һәм балалар үпкәчел, куркак. Уйнарга яраталар. Уйнаган вакытта аларның сәләтләре ачыла. Песиләрне тәрбияләү алымы шундый: без аларны өйрәтмибез, ә тәрбиялибез. Укыту системасы шушы уеннан үсеш алды», — диде ул.

Куклачевның «Игелек дәресе» китаплары белән Мәскәүнең элекке мэры Юрий Лужков та танышып чыккан булган. «Китапны барлык Мәскәү балалары укырга тиеш, дигән әмер бирде һәм тугыз китабым бер миллион данә белән Мәскәүдә басылып чыкты», — ди ул.

Артист Казанны икенче туган шәһәре дип атады. «Иң якын дусларым да татар кешеләре иде. 1971 елда Казан циркын ачарга килгәнем истә. Нәфис Галләмов җитәкләгән аерым гомуми белем бирү мәктәбе балаларына „Игелек мәктәбе“ („Школа доброты“) программасын укыттым. Шул сәбәпле, Казанга еш кайтып йөрдем. Балалар белән уңышлы нәтиҗәгә ирешә алдык», — диде ул.

«Игелек мәктәбе» программасы авторы яхшылыкны рухи дөньяның төп элементы булуын искәртте. «Игелек булмаса, мәхәббәт тә була алмый. Бар нәрсәне — мөнәсәбәт, тормыш, дөньяны мәхәббәт кенә тотып тора. Игелек хисе аша без балалар белән аңлату эшләре алып бардык. Бу эштә безгә песиләр ярдәм итте», — дип аңлатты Куклачев.

«Духовная кулинария» китабында укытучыларның педагогик осталыкларын мәдәният һәм актерлык осталыгы аша күтәрү алымнары бирелгән. «Укытучы актер, рәссам һәм үз һөнәренә гашыйк булырга тиеш. Безнең программада да укытучыларның эчке дөньясын ача белү алымнары бирелә. Рухи ризыкны кеше үзенә үзе генә әзерли ала», — диде автор.

«Юрий әфәнде игелек турында сөйләп кенә калмый, үзе дә яхшылык кылып яши. Аның китапларында теге яки бу хәлдә үз-үзеңне ничек тотарга, ничек кеше булып калырга, гомумән, тормыш мәктәбе турында языла. Китапны тәрҗемә иткәннән соң, үземне яңа яктан ачтым. Ул повесть тә, хикәя дә түгел, ә фәнни хезмәт», — диде шагыйрә һәм тәрҗемәче Йолдыз Шәрәпова.

Юрий Куклачев «Игелек дәресләре» («Уроки добра») китабын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бүләк иткәнен һәм «Игелек мәктәбе» программасын республика мәктәпләрендә оештырырга тәкъдим иткәнен сөйләде. «Татарстанда да „Игелек дәресләре“ таратылыр дип өметләнәм», — дип йомгаклады Куклачев.

Соңыннан халык артисты өйрәтелгән песиләрен күрсәтте. Бәйрәмдә Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов, «Ярдәм» тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова рәхмәт сүзләрен җиткерде.


«Духовная кулинария» китабы инглиз, немец, француз телләренә тәрҗемә ителгән. Татар теленә тәрҗемәне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Йолдыз Шәрәпова башкарган. «Ярдәм» фонды татарчага тәрҗемә китабын быел нәшер итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100