Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Каманың 150 кешесе туган якларына кайтты
Эш эзләп, алданып, Владивостокның Русский утравына барып эләккән түбәнкамалыларга кайтырга туганнары ярдәм итте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Быелның февраль аенда Түбән Каманың 150 кешесе Идеал Бикмуллин исемле кеше белән килешү төзеп, Владивостокның Русский дигән утравына барып чыга. Килешү буенча аларга ай саен 50 мең сум күләмендә хезмәт хакы түләргә вәгъдә ителә, дип хәбәр итә Түбән Кама телерадиокомпаниясе.
Тиешле урынга барып җиткәч, бернинди дә акча түләнмәячәге хакында ачыклана. Нәтиҗәдә, түбәнкамалылылар акча да эшли алмыйлар, үзләре дә бер тиенсез утырып калалар. Аларга кайтыр юлга акчаны туганнары җибәрә.
Түбән Кама прокуратурасында алданган кешеләргә берничек тә ярдәм итә алмадылар. Түбән Камада чакта ук төзелгән килешүнең эш бирүче белән түгел, ә билгеле булмаган зат тарафыннан имзаланганлыгы ачыкланган. Дөрес, Бикмуллин бу имзаның үзенеке булмаганлыгын әйтсә дә, билгесез затның язуы аңа таныш булуын яшермәгән. Эшчеләр хәзерге вакытта судка мөрәҗәгать итәргә әзерләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз