Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 4 кеше ВИЧ йоктырган
5-11 июль көннәрендә Татарстанда ВИЧ белән авыруның 19 очрагы теркәлгән
(Казан, 19 июль, “Татар-информ”). 5-11 июль көннәрендә Татарстанда ВИЧ белән авыруның 19 очрагы теркәлгән. Шул исәптән Казанда авыруның - 4, Бөгелмә районында – 4, Яр Чаллыда – 3, Әлмәт районында – 2, Лениногорск, Әгерҗе, Түбән Кама раойннарында берәр очрак күзәтелгән. Җәзаларны үтәү хезмәтенең Татарстандагы учреждениесендә ВИЧне 3 кеше йоктырган. Бу турыда кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз