Икенче яртыеллыкка бушлай дарулар белән тәэмин итүгә 891 миллион сум бүлеп бирелә

Быелның беренче яртыеллыгында республикада ташламалардан файдаланучы кешеләр 895 мең 208 рецепт буенча 1 миллиард 110 миллион 800 мең сумга дарулар белән тәэмин ителгән

Казан, 19 июль, “Татар-информ). 1 июльгә булган мәгълүматка караганда, 122-нче санлы Федераль законына туры китереп, быелның беренче яртыеллыгында республикада ташламалардан файдаланучы кешеләр 895 мең 208 рецепт буенча 1 миллиард 110 миллион 800 мең сумга дарулар белән тәэмин ителгән. Аерым алганда, дәүләт социаль ярдәм алуга хокукы булганнар - 655018 рецепт буенча 441,5 миллион сумга, гемофилия, муковисцидоз, гипофизар кәрләлек, Гоше авыруы, миелолейкоз, таралучан склероз булган, шулай ук әгъзалар яки тукымалар күчереп утыртылган кешеләр - 8756 рецепт буенча 492,6 миллион сумга, бушлай дарулар һәм медицина җайланмаларын алуга хокук булган кешеләр 231434 рецепт буенча 176,7 миллион сумга тәэмин ителгән.
Агымдагы елның икенче яртыеллыгына дәүләт социаль ярдәм алу хокукына ия булган кешеләрне бушлай дарулар белән тәэмин итүгә 184,2 миллион сум, шул исәптән “Биотэк-Казан” җаваплылыгы чикләнгән ширкәттән 159,4 миллион сум акча юнәлтелгән. Быелның март-декабрь айларында гемофилия, муковисцидоз, гипофизар кәрләлек, Гоше авыруы, миелолейкоз, таралучан склероз булган, шулай ук әгъзалар яки тукымалар күчереп утыртылган кешеләрне дарулар белән тәэмин итүгә 706,96 миллион сум акча бүлеп бирелә. Әлеге мәгълүмат ТР Фармация идарәсеннән алынган.