Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тәтеш районында яшь гаилә ротангтан төрле җиһазлар үрү белән шөгыльләнә
Җиһазларга ротангны махсус производстводан сатып алалар.
(Тәтеш, 19 июнь, «Татар-информ», «Тәтеш таннары»). Тәтештән Ирина һәм Сергей Тойкиннарны күпләр белә, тик аларның ясалма ротангтан төрле әйберләр үрүләре кайбер шәһәрлеләр өчен ачыш булачак.
«Ротангтан үрелгән җиһазларга мәхәббәт күптән „килеп чыкты“, ә аны тормышка ашыру — минем зур хыялым иде. Башта нидән башларга белмәдем, һәм 3 ел элек җиһаз үрү буенча укыту курслары турында белеп алдым. Озак уйламадым. Иремне укырга күндердем, кешеләрдән акча алып тордым, бөтен кирәкле материаллар һәм эш кораллары сатып алдым. Барысы да шулай башланды!» — дип сөйли Ирина.
«Миңа бу һөнәр шулкадәр ошый, бу кыен дип әйтә дә алмыйм. Дөрес, куллар көн азагында авырта. Җиһазлар (кәнәфи, диваннар, өстәлләр) сыйфатлы булырга тиеш, чөнки аны ешрак урамда кулланалар. Шуңа да ашыгып эшләмибез. Бер кәнәфигә, мәсәлән, бер атнадан артык вакыт китәргә мөмкин. Ешрак үзем генә үрәм, әмма Сергей бөтен эш барышын контрольдә тота. Ул безнең башлыгыбыз. Үрүдән тыш, иске җиһазларны да буярга яратам. Шулай ук мавыктыргыч шөгыль, — дип сөйли җиһазлар үрүче.
Сигез яшьлек Александра әти-әнисенең мавыгуын тулысынча уртаклаша һәм хәтта аларга ярдәм итә: утыргычлар өчен мендәрләргә синтетик мамык тутыра.
Җиһазларга ротангны махсус производстводан сатып алалар һәм һәр эшләнмәгә күңел җылысы салалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз