news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков дини укытуны Россия журналистлары өчен дә оештырырга тәкъдим итте

Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов академиянең хезмәттәшлеккә әзер булуын билгеләп үтте.

Шамил Садыйков дини укытуны Россия журналистлары өчен дә оештырырга тәкъдим итте
Салават Камалетдинов

(Болгар, 19 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Болгар ислам академиясе белән берлектә квалификация күтәрү курсларын Россия журналистлары өчен дә үткәрергә тәкъдим итте.

«Узган ел без Болгар ислам академиясе белән үзара хезмәттәшлек турында килешү төзедек. Кичә журналистлар өчен квалификация күтәрү курслары башланды. Бу бик мөһим эш. Чөнки алар Ислам турында аз белә. Казандагы ыгы-зыгыдан бераз ял итеп, журналистлар Болгарда ислам мәдәнияте белән таныша. Журналистларга ошаса, кызык булса, бу курсларны Россия журналистлары өчен дә оештырып булыр иде», — диде ул «Ислам һәм массакүләм мәгълүмат чаралары» дигән курслар вакытында.

Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов академиянең хезмәттәшлеккә әзер булуын әйтте. «Мондый чаралар, бүгенге тәҗрибә безнең өчен бик мөһим. Алга таба формат, аудитория, эчтәлек турында уйларга кирәк. Болгар ислам академиясе хезмәттәшлеккә әзер», — диде ул.

Шулай ук Шамил Садыйков Айнур Тимерхановка «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең рәхмәт хатын тапшырды. 

Кичә Болгар шәһәрендә журналистлар өчен «Ислам һәм массакүләм мәгълүмат чаралары» дигән квалификацияне күтәрү курслары башланып китте. Аны Болгар ислам академиясе белән берлектә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте оештыра. Аның кысаларында төрле лекцияләр, экскурсияләр, түгәрәк өстәлләр уза. Курслар 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Ахырда журналистларга таныклык тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100