news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә «Печән базары» фестивале була

Фестиваль кунакларын милли дизайн үрнәкләре, кызыклы лекторийлар, автор экскурсияләре, остаханәләр, альтернатив музыка сәхнәсе һәм башка яңалыклар көтә.

Әлмәттә «Печән базары» фестивале була
http://almet-rt.ru

(Әлмәт, 19 июнь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәттә 10-11 июль көнне 12:00–20:00 сәгатьләрдә «Печән базары» фестивале узачак.

Фестивальне оештыручылар дизайнерлар, фермерлар, шәһәрчеләр, артистлар һәм татар шәһәр мәдәниятенә битараф булмаган шәхесләр — барлык әлмәтлеләрне «Печән базары»на чакыра.

Фестиваль кунакларын милли дизайн үрнәкләре, кызыклы лекторийлар, автор экскурсияләре, остаханәләр, альтернатив музыка сәхнәсе һәм башка яңалыклар көтә. 

Фестивальдә катнашырга теләүче фермерлардан һәм дизайнерлардан гаризалар кабул ителә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100