news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Читекче Илдар Шәйхетдинов милли аяк киемнәре тегү буенча мастер-класслар уздыра

«Безнең Татарстандагы кебек читекләр башка бер җирдә дә юк», — ди оста.

Читекче Илдар Шәйхетдинов милли аяк киемнәре тегү буенча мастер-класслар уздыра
Гөлназ Хәбибуллина фотолары

(Чаллы, 19 июнь, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Алабугада яшәүче читекче Илдар Шәйхетдинов үзенең һөнәренә яшьләрне дә өйрәтә. Оста читек, чүәк, күн оекбашлар тегү белән инде күп еллар шөгыльләнә. Ул Чаллы Сабан туена да читек бизәкләрен куеп чигә торган махсус станогын алып килгән иде.

Илдар Шәйхетдинов читекчелек һөнәренең Идел буе Болгарында барлыкка килгәнен әйтте. 

«Татарстанда читекләрне әле шул чорлардан килгән уникаль ысул белән җитештерәләр. Безнең читекләр кебек читекләр башка бер җирдә дә юк. Аларның җөе матур һәм нәфис», — ди ул. 

Оста татар халкының милли аяк киемнәренә бары тик үсемлек рәвешендәге бизәкләр генә чигелүен билгеләп үтте. 

«Безнең Ислам динендә хайван яки кеше сурәтләрен куллану тыела. Үсемлек, чәчәк бизәкләрен төшереп, кеше табигатьне барлыкка китерүчебез — Аллаһ Тәгаләне зурлавын күрсәтә. Ул, шул рәвешле, ике дөнья рәхмәтен дә алачак», — диде ул. 

Илдар Шәйхетдиновның милли бизәкле читек-чүәкләрен Россиянең башка төбәкләреннән тыш, чит илләрдән дә сорыйлар. Аларны, күбесенчә, татар диаспоралары сатып ала.

«Бүгенге көндә минем иң зур максатым — белгәннәремне яшьләргә өйрәтеп калдыру. Шуңа күрә барлык теләүчеләрне үземнең мастер-классларыма көтеп калам», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Илдар Шәйхетдиновның Алабуга шәһәрендә үз остаханәсе бар.

Илдар ага милли бизәкле аяк киемнәренең якын арада киң кулланылышка керү мөмкинлеге бар дип саный. «Даими киеп йөрү өчен аяк киемнәре тектерүче яшьләр дә бар. Кызлар, күбрәк, үкчәсез чүәкләр тектерә. Алар элекке чүәкләрдән дизайны белән генә аерыла», — ди оста.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100