news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Чаллы Сабан туенда урындык ясап күрсәтте

Алексей Песошин үз чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткерде.

Алексей Песошин Чаллы Сабан туенда урындык ясап күрсәтте
Гөлназ Хәбибуллина фотолары

(Чаллы, 19 июнь, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Чаллы Сабан туенда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиевкә милли киемнәрдән киенгән балта остасы урындык ясарга тәкъдим итте. Җитәкчеләр әлеге биремне бик җиңел үтәде.

Сабантуй тамашасы «Әкият» һәм «Авыл» мәйданчыкларында башланды. Бәйрәм кунакларын «Сабан туе гүзәле» бәйгесе финалистлары ипи-тоз, чәк-чәк һәм түбәтәйләр тотып каршы алды. 

Җитәкчеләр сәнгать осталарының эшләре күрсәтелгән ярминкә белән танышты, интерактив мәйданчыкларда читеккә бизәкләр чигү, калфак тегү буенча мастер-класслар карады. Чаллы драма театры артистлары татар халкының килен төшерү, Сабантуйга әзерлек йолаларын уйнап күрсәтте.

Мәйданда «Сабантуйның милли бизәкләре» дигән театральләштерелгән тамаша Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. Чаллыда яшәүче халыклар «Туган тел» җырын төрле телләрдә җырлады.

Алексей Песошин үз чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткерде. 

«Татар барда, Сабан туе бар», дип юкка гына әйтмиләр шул бездә. Чыннан да, Сабантуй — татар халкының аерылгысыз бер өлеше. Ул безнең үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебезне бәйләүче җеп», — диде ул. 

«Без узган ел Сабан туен билгеле сәбәпләр аркасында бәйрәм итә алмадык. Быел аны Туган телләр елында тагын да күңеллерәк итеп каршылыйбыз. Сабантуй бәйрәме биредә яшәүче барлык халыкларны берләштерә һәм безнең бер зур, күпмилләтле гаилә икәнебезне раслый», — диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Наил Мәһдиев авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә аерым рәхмәт белдерде. «Сезнең ярдәм белән Чаллы халкы ел дәвамында сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин ителә. Шәһәрдә елына 50дән артык авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза», — дип билгеләп үтте мэр. 

Җитәкчеләр шәһәрнең хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100