news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Су асты көймәсендә хезмәт иткән беренче татар кешесенең исеме мәңгеләштерелде

Россия Хөкүмәте карары белән Ленинград өлкәсе Кингисепск районы территориясендәге исемсез борынга (мыс) Измаил Зәйдуллин исеме бирелде.

Су асты көймәсендә хезмәт иткән беренче татар кешесенең исеме мәңгеләштерелде

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Росреестр хезмәткәрләре Җиңүнең 75 еллыгына, Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган «Россия картасында геройлар исеме» дигән басма чыгарды. Алар арасында су асты көймәсендә хезмәт иткән беренче татар кешесе, «Щ-423» су асты көймәсе командиры Измаил Зәйдуллин да бар. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Instagram аккаунтында хәбәр итте.

1940 елда Зәйдуллин командалык иткән су асты көймәсе су асты йөзүләре тарихында беренче тапкыр Төньяк диңгез юлы аша Полярныйдан Владивостокка күчеш ясый. Бөек Ватан сугышы елларында 1 ранг капитаны Зәйдуллин Севастополь һәм Керчь ярымутравы оборонасында катнаша. Ул 1944 елның 26 августында Нарва култыгы суларында һәлак була.

Татарстан Республикасының Төньяк башкаладагы даими вәкиллеге су асты көймәсендә хезмәт иткән беренче тарар кешесенең исемен мәңгеләштерү буенча зур эш башкара. Россия Хөкүмәте Ленинград өлкәсе Кингисепск районы территориясендәге исемсез борынга (мыс) Измаил Зәйдуллин исеме бирү турында карарны имзалый. Шулай ук даими вәкиллек ярдәме белән легендар подводникның тормышы һәм хезмәт юлы турында ике китап басылып чыга.

2019 елның сентябрендә Усть-Луга бистәсе янында туганнар каберлегендә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Хәрби-Диңгез флоты ветераннары, татар җәмәгатьчелеге һәм Измаил Зәйдуллинның нәселе дәвамчылары катнашында күренекле су асты көймәсе хезмәткәренә истәлек билгесе ачыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100