Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама илнең иң куркынычсыз ун шәһәренең берсе
Рейтингта беренче өчлекне Грозный, Сочи һәм Нижневартовск яулаган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Түбән Кама Россиянең иң куркынычсыз ун шәһәренең берсе булып танылган. Россиянеэ зур шәһәрләрендә яшәүче 258 мең 441 кешедән сораштыру үткәргән Domofond.ru порталы экспертлары шундый нәтиҗәгә килгән. Сораштыруда катнашучыларның “Мин куркынычсыз районда яшим яки караңгыда өйгә кайтырга курыкмыйм” дигән фикер белән ни дәрәҗәдә килешүләрен ачыклаганнар.
Грозныйда (8,7 балл) һәм Сочида (7,5 балл) яшәүчеләр үзләрен куркынычсызрак хис итә икән. Ә иң якланмаган шәһәр кешеләре булып Волгоградта һәм Ростов өлкәсенең Шахта шәһәрләрендә яшәүчеләр табылган. Грозныйда яшәүчеләр күршеләренең дустанә, кешеләрнең ярдәмчел булуын атаган. Сочи бер ел эчендә ике позициягә күтәрелгән – бу, мөгаен, 17 июньдә башланган Конфедерацияләр кубогы белән дә бәйледер.
Куркынычсыз шәһәрләр унлыгы рейтингына Армавир (7,3), Саранск (7,3), Мурманск (7,3), Чебоксар (7,3), Түбән Кама (7,2) һәм Владикавказ (7,2) кергән.
Куркынычсызлык буенча иминлек аз булган шәһәрләргә Омск (5,9), Чита (5,9), Әстерхан (6,0), Саратов (6,0), Чиләбе (6,0), Түбән Тагил (6,0), Балашиха (6,0) һәм Пермь (6,1) кергән.
Мәскәү рейтингта – 31 (6,9 балл), Санкт-Петербург – 42 нче (6,7 балл) урында. Казан икесен дә уздырып, 7,1 балл белән 20 нче урында урнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз