Чисталык икеайлыгы барышында Нурлатта 14472 кубометр чүп чыгарылган

Кагыйдә бозучыларга җәмгысе 38000 сум штраф салынган

 (Казан, 19 июнь, “Татар-информ”). Ике ай дәвамында барган санитар-экологик икеайлык чорында Нурлат муниципаль районында 36 беркетмә төзелгән, 19 физик зат җаваплылыкка тартылган

– Кагыйдә бозучыларга җәмгысе 38000 сум штраф салынды, - ди районның санитар-эпидемиологик, табигатьне саклау һәм экологик иминлелек буенча ведомствоара комиссиясе секретаре Вера Мальцева. –Ике ай дәвамында участок уполномоченныйлары белән берлектә үткәргән 12 рейд барышында 65тән артык кагыйдә бозучы ачыкланды.

Районның һәм шәһәрнең эстетик йөзен яхшырту буенча бик зур күләмдә эшләр башкарылган. Шуларның иң күбе “Төзекләндерү биш” җәмгыяте җилкәсенә төшкән.

– Буяу-агарту эшләреннән тыш, зиратлар чистарту, юл билгеләре салу, чүп үләннәрен чабу, иске агачларны кисүне дә алар башкарды, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Зәйдуллин. – Бу чорда шәһәрдән генә дә полигонга 14472 куб метр чүп чыгарылды. Икеайлык бетте дә тынычландык түгел, чистарту, тәртипкә китерү, яшелләндерү, төзекләндерү эшләре алга таба да дәвам итәчәк. Тик кызганыч, бу эшкә гади халык кына түгел, кайбер оешма-предприятиеләр дә бик ашкынып тормый.

– Сабан туена кадәр оешма-предприятиеләргә һәм шәхси секторда яшәүчеләргә үз территорияләрен тәртипкә китерергә әйтелсә дә, бу өлкәдә проблемалар шулай ук калды, - ди Вера Мальцева. – Яшелләндерү, чәчәкләр утырту һәм җыештыруда бюджет оешмалары һәм мәктәпләрне үрнәк итеп китерәсе килә. Аларның тырышлыгы белән “Бөтендөнья урман утырту көнендә” 160 төп усак, каен, юкә агачлары утыртылды.

Бу хакта “Дуслык” газетасы хәбәр итә.