Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллының мәктәп ашханәләре хезмәткәрләренең санитария кенәгәсе булмаган
Чаллының мәктәп ашханәләре хезмәткәрләренең санитария кенәгәсе булмаган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Альбина Нигъмәтуллина). Узган айда “Яшүсмер-җәмәгать туклануы” чарасы кысаларында ТР Эчке эшләр министрлыгы Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча территориаль Идарәсе, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре белән бергә гомум һәм мәктәпкәчә белем бирү, сәламәтләндерү учреждениеләренең 140 ашханә һәм азык блокларын тикшергән. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тикшерелгән 43 объектта аерым төр тауарларны сату, җәмәгатьчелек туклану хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләрен, санитария кагыйдәләрен һәм нормаларны бозу очраклары ачыкланган.
Аерым алганда, Чаллыда 5 гомуми белем бирү учреждениесе тикшерелгән. Бөтен тикшерелгән туклану предприятиеләрендә ашханә хезмәткәрләренең санитария кенәгәсе һәм кулланыла торган азык продуктның сыйфат таныклыгы булмау, тауарларны урнаштыру кагыйдәләре, продуктны саклау шартлары бозылу, 1119 сумлык продуктның срогы чыгу очраклары ачыкланган. Тикшерү материаллары Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Чаллы буенча Идарәсенә административ чаралар күрү өчен җибәрелгән.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, киләчәктә республика шәһәр һәм районнарында балалар һәм яшүсмерләр туклану өлкәсендә тикшерүләр дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз