Алабугада “Иң яхшы медицина хезмәткәре-2006” конкурсына нәтиҗә ясалды

Алабугада “Иң яхшы медицина хезмәткәре-2006” конкурсына нәтиҗә ясалды

(Алабуга,19 июнь, "Татар-информ", Елена Долматова). Алабугада медицина хезмәткәре көне алдыннан “Иң яхшы медицина хезмәткәре-2006” конкурсына нәтиҗә ясадылар. Анда Алабуга шәһәре һәм районы табиблары һәм шәфкать туташлары катнашты.

Алты номинацияле конкурс йомгакларын Мәдәният йортында һөнәри бәйрәм уңаеннан оештырылган тантаналы чарада игълан иттеләр. “Дәвалау-профилактика учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” итеп Владимир Буряков танылган, ә “Стационарның иң яхшы табибы” исеменә Вячеслав Голубев лаек булган, “Амбулатория-поликлиника хезмәтенең иң яхшы табибы” - Флүрә Гәрәева, “Иң яхшы шәфкать туташы” - Елена Шаманина, “Иң яхшы урта медицина хезмәткәре” - Татьяна Семко һәм “Амбулатория-поликлиника хезмәтенең иң яхшы урта медицина хезмәткәре” - Антонида Рябова. Бөтен хезмәткәрләрнең җә тәҗрибәле икәнлеген билгеләп үтәргә кирәк.

Алабуга муниципаль районы башлыгы Илшат Гафуров һәм Үзәк республика хастаханәсенең баш табибы Шәфкать Әхмәтҗанов медицина хезмәткәрләренә мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды. Яшь белгечләргә Алабуга муниципаль районы башлыгы стипендиясе билгеләнгән. Икенче ел рәттән үткәрелә торган «Танылу» номинациясендә Үзәк республика хастаханәсе стационары табибы Ринат Мотыйгуллин җиңүгә иреште. Аңа 25 мең сум күләмендә сертификат тапшырганнар.