news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЗАГСлар кәгазь бланклардан баш тартырга планлаштыра

Аларны Бердәм дәүләт реестры документлары алмаштырачак.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). ЗАГСлар тиздән кәгазь бланклардан баш тартырга мөмкин, аларны гражданлык хәле актлары тупланган Бердәм дәүләт реестры документлары алмаштырачак, дип хәбәр итте Федерация Советында узган утырышта РФ юстиция министры Константин Чуйченко.

Министр 2020 елда ведомство Гражданлык хәле актларын теркәүнең Бердәм дәүләт реестрын булдыруны тәмамлады. Реестрга 1926 елдан бирле ЗАГС органнарында кәгазь һәм электрон төрдә сакланган 524 миллионнан артык язма тупланган.

«Реестрны тулаем эшләтеп җибәрү белән бәйле рәвештә, без шулай ук гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу турындагы таныклыкларның кәгазь бланкларын юкка чыгару һәм хезмәт күрсәтүнең реестр моделенә күчү турындагы мәсьәләне хәл итүне карыйбыз. Бу ЗАГС органнарының башка дәүләт хезмәтләрен алу өчен кәгазь документлар бирмәүне төшереп калдырырга мөмкинлек бирәчәк», - диде Чуйченко. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100