news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Вечерняя Москва» баш мөхәррире Татарстан матбугаты көнендә мастер-класс үткәрде

Тәҗрибә уртаклашу дәүләт һәм шәхси массакүләм матбугат чаралары өчен оештырылды.

«Вечерняя Москва» баш мөхәррире Татарстан матбугаты көнендә мастер-класс үткәрде
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Искәндәр Гыйльманов).Танылган журналист һәм язучы, «Вечерняя Москва» газетасы баш мөхәррире Александр Куприянов «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы чакыруы буенча Татарстан журналистлары белән тәҗрибә уртаклашты.

Аның мастер-классы Татарстан Мәдәният министрлыгында тематик семинар вакытында узды.

«Хәзерге вакытта хакыйкать һәм эксклюзив кына көндәшлек итә ала. Әгәр үз фактурасына, үз карашына ия журналист мәкаләсен алсаң, контентның бу өлеше җиңәчәк», - диде спикер блогерлар белән көндәшлек ысуллары турындагы сорауга җавап итеп.

Массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары өчен гамәли юнәлешле семинар «Татмедиа» инициативасы белән Татарстан матбугаты көне уңаеннан узды. Ул дәүләт һәм шәхси массакүләм матбугат чаралары өчен оештырылган иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot