news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әсгать Сәфәров журналистларны Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады

Ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе исеменә телеграмма җибәргән.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров республика журналистларын Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады.

«Профессиональ, үз эшенә тугрылыклы журналистлар корпусы республиканың динамик социаль-икътисади үсешен тәэмин итүдә, Татарстанның тарихи-мәдәни мирасының күптөрлелеген саклап калуда, җәмгыятьтә патриотизмны, гражданлыкны үстерүдә һәрвакыт ышанычлы таяныч булды һәм булып кала», диелә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев исеменә җибәрелгән телеграммада.

Әсгать Сәфәров республика массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, бәхет, эшләрендә илһам чишмәсе саекмавын һәм күтәренке рух, барлык башлангычларында уңышлар теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot