news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы фаҗигадән соң татарстанлыларда законсыз сакланган 40 корал алынган

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, корал әйләнеше һәм саклау темасы аерым игътибар һәм тиешле чаралар күрүне таләп итә.

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанның 175нче гимназиясендә фаҗигадән соң Росгвардия Татарстанда яшәүчеләрдә законсыз сакланган кырыкка якын корал тапкан. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Матбугат көне уңаеннан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда әйтте.

«Росгвардия көчләре белән гражданнар коралының әйләнешен тикшерү эшләре тулы көченә бара. Кешедә законсыз сакланган кырыкка якын корал булуы ачыкланган. Аларны хуҗаларыннан алганнар, хисапка куйганнар», — диде парламент башлыгы.

Аның сүзләренчә, корал әйләнеше һәм саклау темасы аерым игътибар һәм тиешле чаралар күрүне таләп итә.

«Безне халыкта корал саклану гына борчымый. Коралга рөхсәт бирү өчен медицина бәяләмәсе бирүне контрольдә тотуны катгыйландырырга кирәк. Шәхси компанияләр моңа хокукы булмаган, сәламәтлек торышын тикшермичә диярлек корал алуга рөхсәт бирә. Бу очракны да караячакбыз», — диде Дәүләт Советы Рәисе.

11 майда Казанның 175нче гимназиясендә атыш нәтиҗәсендә тугыз кеше үлгән — җиде бала һәм ике укытучы, 20дән артык кеше хастаханәгә озатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100