news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа районы делегациясе Кайбыч эшмәкәрләренең эшчәнлеге белән танышты

Колаңгыда урнашкан «СЛ — Молоко» җәмгыятендә алар әлеге объектның гомуми бәясе, ничә төр продукция чыгарулары, аларны сату белән кызыксынды.

Буа районы делегациясе  Кайбыч эшмәкәрләренең эшчәнлеге белән танышты
http://kaibicy.ru/

(Кайбыч, 19 май, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов җитәкчелегендәге делегация Кайбыч эшмәкәрләрнең эшчәнлеге белән танышырга килде. Аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин каршы алды.

Районда дәүләт программаларына нигезләнеп эшмәкәрлекне үстерү буенча максатчан эш алып барыла. Әле күптән түгел районга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килгәч, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Кайбычта кооперативлар эшчәнлеге яхшы оештырылуына басым ясаган иде.

Очрашу Колаңгыда урнашкан «СЛ — Молоко» җәмгыяте белән танышудан башланды. Биредә алар әлеге объектның гомуми бәясе, ничә төр продукция чыгарулары, аларны сату белән кызыксынды. Алар шулай ук киптерелгән витаминлы үлән оны чыгару цехында да булды.

Кошман авылында Рушан Сайрановның чебиләр үстерү фермасын да карадылар. Корноуховода «Кайбыч сөте» сөт кабул итү пункты эшчәнлеге белән дә таныштылар.

Мәлкидәге сугым цехын караганнан соң, Чүтидәге «Йолдыз» кооперативына юл алдылар. Казылык һәм башка бик күп төрле ризыклар җитештерүче әлеге цех буалыларда кызыксыну уятты. Олы Подберезьедагы җир эшкәртү, игенчелек музей-комплексын да сокланып карадылар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100