Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм яшүсмерләр өчен ышаныч телефоны эшли
Квалификацияле белгечләр тәүлек буе психологик ярдәм күрсәтә.
(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Казанда «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге базасында балигъ булмаганнарга һәм аларның әти-әниләренә ярдәм күрсәтү өчен ышаныч телефоны эшли.
Үзәк психологлары тәүлек буе авыр тормыш хәлендә калган, шул исәптән деструктив агымнар һәм берләшмәләр йогынтысына дучар булган балаларга һәм яшүсмерләргә квалификацияле психологик ярдәм күрсәтә, дип хәбәр итә Казан мэриясе.
Белгечләргә аларның әти-әниләре дә мөрәҗәгать итә ала. Шалтыратуларны кризис ярдәме һәм телефон консультациясе буенча махсус әзерлек узган клиник психологлары һәм психотерапевтлары кабул итә.
Ярдәм сорап +7(843)571-35-71 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Моннан тыш, балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен +7(800)200-01-22 номеры буенча бердәм гомумроссия ышаныч телефоны эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз